Ночной рейс

Рассказ «Ночной рейс» (на татарском языке)

Төнге рейс

Хэрбиләр турында кемдер әйткән — алар, абруй тойгысы нык үселгән, үз-үзенә ышанганлык хисе булган бердәнбер төр кешелэр. Башкалар белән җитәкчелек итеп кенә түгел, алар өчен җавап биреп яши торган кешеләр. Минем Мәскәү дустым Валентин нәкъ менә шундыйлардан иде. Гостиница номерына төгәл билгелэнгэн минутка ул олы гына гладиолус бәйләмен минем өчен һәм улыма шоколад тотып килеп керде. Мин җыенып бетә идем, тик иң соңгы минутта ала торган пижама, өйдэ кия торган аяк һәм өс киемнәре, юыну-чистарыну әйберләре һәм кирәк була калса дип, ашау-эчү генә калган иде.

Минем бер дустым гел эйтэ торган иде – “Юлда һәрбер грамм – килограмм”. Ни тырышсам да, әйберләрем буюлы да бик күп булды — улымның букчасы, үземнең зур букча һәм чемодан. Аның өстенә игътибар билгеләре…  Эчтән ярсынсам да, чәчәкләрне рәхмәтле елмаю белән кабул итеп, кыймас кына:

— Әллә чәчәкләрне дежур администраторга бүләк итикме? Бу юлы безне яхшы урнаштырдылар бит.

Аларга миннән бүләкләр бирелгәне турында, әлбәттә, сүз күтәрмәдем инде. Валентин горур гына ризасызлыгын сиздерде һәм шунда ук эшне, гадәттәгечә җайга да салды.

— Чәчәкләрне ир-егет тотачак! – диде ул кискен генә һәм бәйләмне “ир кешегә” тоттырды. “Ир-егет” авыр бәйләмне башта бер кулы белән тотып карады, аннары икенче кулы белән кочып алды. Без машина тотканчы, ул чәчәкләрне себерке рәвешендә төшергән иде инде. Машинада мин бераз тынычландым, чәчәкләрне үз кулума алып утырдым һәм шунда ук – бүләккә чәчәкләр алуның нинди зур бәхет икәнен һәм үземнең сүзләремнең нинди урынсыз, рәнҗетүле булганнарын аңлап алдым.

Аэропортка без төгәл теркәү вакытына килеп җиттек. Ләкин Ульяновскрейсы кичектерелгән иде. Валентинның хезмәтенә ашыкканын беләм һәм аның белән хушлаша башлыйм, янэсе, без инде барып җиттек дияргә була, барысы да яхшы булыр дип ышандырам аны. Белеп торам, аэропортта үз кайгысына чумган, чит кешеләр арасында, бала, әйберләр белән яхшы була алмый. Шулай да бу кешенең киң күңеле, игелеклегеннән озак файдаланасы килми иде. Тагын сэгать ярым вакыт үтте. Валентин безнең белән утырып, улыма ирләрчә үгет-нәсихәтләрен кертергә тырышып карады: “Син инде зур, сиңа ирләргә кебек ышанырга була”, — диде. Моңа каршы “ир-егет” оста гына итеп:

Мин бэлэкэй эле, әнә әни зур үскән, — дип җавап бирде.

Менә шул ноктада хушлаштык.

Вакыт бик озак сузылды. Инде кайберәүләрнең ризасыз тавышлары да ишетелә башлады, ә рейсны күчерделәр дә күчерделәр. Шикаять язып имзалар җыярга кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелде, ләкин аларны хуплаучы табылмады: кешеләр тәмам алҗып беткәннәр иде. Бичара чәчәкләр… Яңадан аларга карата ачуым килеп, бер урыннан икенче урынга күчердем. Ульяновск шәһәре – ач шәһәр диләр, апамның кызының туган көненә дип алынган май, казылык, сырның кайсы кайда икәнен ярсып искә алам – урамда бит июль ае.

Сәгать артыннан сәгать үтә торды. Улым ачыкты, көйсезләнә башлады, менә ул юл газабы. Эйберләрне карап торырга сорардай кешеләр юк, һәммәсе котеп алҗыган. Мин арган, көйсез улымны, үземне, шиңеп барган чәчәкләрне җәлли башладым. Туганнар белән очрашуның яме дә сүрелде. Ару белән бергә башымны авыр уйлар баса башлады. Төн якынлашып килә иде.
Ниһаять, безнең рейска теркәү һәм утырту башланды. Мин эйберләремне, җафаланып беткән чәчәк бәйләмен, улым идәннән өстрәп китәргә ниятләгән букчамны ике кулыма тоттым. Улыма итәгемә ябышырга куштым да, табиблар бүлмәсенә ярдәм сорарга дип юнәлдем. Бәхетемә каршы, шэфкать туташы безгә очкыч янына илтеп куярга машина тэкъдим итте. Шулай итеп, очкычка без беренче пассажирлар булып күтәрелдек. Моның белән файдаланып, мин урынны чыгу ишегенә якынрак итеп алдым һәм әйберләремне урнаштыра башладым. Ә улымның күңеле кинәттән күтәрелеп китте, техника аңа, әлбәттә, малайларча кызыксыну тудыра иде, ул сорауларын яудыра башлады. Күпмедер вакыт экипажның  очуга соңгы хәзерлекләренә шаһит булып утырдык. Алар да озак көтүдән арыган иделәр. Озатып калучы ханым тәмам алҗыган бортпроводницадан:

Карале, бу немецлар  белән нишлибез инде? Шундый уңайсыз, никадәр көттердек, — дип сорады.

Әй, төкерим… Юлда йокларлар да, тынычланырлар.

Тукта эле син! Ичмаса гафу үтенергә кирәк бит. Немецчә беләсеңме? Булдырасыңмы? – дежур озатучы үзенекен тукыды.

Әй, ычкынсыннар алар!… бортпроводница оялмыйча немецларга «тәкъдим» итте.

Киләләр инде! Ярар, исән-сау… – дип, дежур тиз генә саубулашып, траптан төшеп китте.

Нык басып, төнге вакыт өчен артык каты яңгыратып көлеп, кычкырып сөйләшә-сөйләшә, туристлар салонга үттеләр.

Урысларны сыйфатлаучы: “Акрын барсаң – ерак китәрсең”, яки “Урысларның ашыгасы җире юк” дигән мәгънәдәге сүзләре колакка чалынды. Аларның нык адымнарыннан очкычка кадәр селкенеп-селкенеп куйды. Улым аларны яшерелмәгән кызыксыну белән күзәтте һәм аңа да кунакларның кәефе кучте – шаяртасы килә башлады. Менә ул кинәт бортпроводникны чакыру төймәсенә басты. Кыңгырау артыннан соң дәррәү көлү яңгырады. Юлдагы төн йокы өчен түгел икән. Нәкъ безнең арттагы урынга өлкән яшьтәге, дәрәҗәле пар килеп урнашты. Алар бер-берсеннән акрын гына кайгыртучанлык белән нәрсәдер турында сораштылар.

Берничә минуттан салонга төксе, Аэрофлотка карата хисләрен тартынмыйча әйтеп сала-сала, безнең якташлар тулдылар.Экипажның бер-берсе белән сөйләшкәне ишетелде:  ниндидер сәбәпләр белән, тәрҗемәче бу рейс белән очмый икән, ә немец туристлары рус телен бөтенләй белми икән.

Әй, кая китсеннәр соң алар? Йокларлар, — диде таныш тавыш. Аңа кемдер җавап бирде, ләкин тавышны мотор гүләве басты.

Каешларны эләктерделәр, ләкин беркем дә йокларга җыенмый иде. Барысы да кызу-кызу сойләшәләр. Сәфәрнең ахырына кадәр саклау өчен, мин чәчәкләрне булдыра алганча, җайлабрак тотарга тырыштым. Немец сөйләменә колак салып, аерым сүзләр һәм җөмләләр аңлап утырдым. Шул вакытта микрофоннан:

Хөрмәтле пассажирлар, сезнең арада Германия кунакларыбызга Аэрофлот исеменнән озак көттергән өчен, гафу үтенерлек дәрәҗәдә немец телен белүчеләр юкмы, – дигән мөрәҗәгать ишетелде.

Барысы да берюлы гаугалашып алдылар.
— Айн, цвай, драй, фир. Ин ли шуле гейн вир, — дип такмаклады бер шук адәм.

Шунда ук барысы да, кунаклар да дәррәү көлеп алдылар.

Мин японча булдырам, алар японча төшенер, япон телен бөтен кеше белә, — дип дәвам иттеләр шаяртуны.

Ә мин урысча әйтә алам, анысын барысы да аңлаячак, — диде тупас итеп, бездән якын гына утырган яшь хатын.

Тагын көлешеп алдылар, ә немецлар барысыннан да озыграк һәм кычкырыбрак.

Кинәт улым утыргычка сикереп менде дә:

<!—[if !supportLists]—>-  <!—[endif]—>Минем әнием белә немец телен! Әнием бар нәрсәне дә белә, — дип кычкырды.

Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, ләкин минем яныма килеп, ышаныр-ышанмас кына: “Чыннан булдыра аласызмы? Рәхим итеп ике генә сүз әйтегезче!” диделәр. Мин юлчыларга таба борылып бастым, кулымдагы чәчәкләремнән тартыныбрак, үземә дә никадәр уңайсызлыклар китергән Аэрофлот өчен гафу үтендем. Киләсе минутта каешлар чишелделәр, кунаклар якынлашып, миңа һәм улыма карата рәхмәтләрен, соклануларын белдерделәр. Ә ул, шул вакытта сувенирлар, сагыз, кәнфит байлыгын җыйды. Салон буйлап йореп, өметләнгән бала-чагага байлыкларын таратып бетергәнен сизми дә калды. Аннары урынына кайтып, арабыздагы терсәкчәне күтәреп, минем алдымда йокыга талды.

Бер кулым белән улымны тоттым, икече кулымда һаман да шул чәчәкләр. Арттагы пар безнең белән сөйләшеп китте. Мин булдыра алганча алар ягына борылып, сойләшүгә катыштым. Сөйләшүләребез дә булдыра алганча гына иде: кайда укыдыгыз, кем булып эшлисез, кайда яшисез? – кебек  сорауларга җавап биреп чыкканнан соң, алар миңа үзләре булган кызыклы урыннар, шәһәрләр турында сөйләделәр. Әйберләр бик кыйммәт булса да, кешеләр бай киенгәннәр, ләкин сирәк елмаялар, күбесенчә төксе кыяфәттә йөриләр диделәр. Мин хуҗаларча барыбыз өчен дә елмаерга тырыштым.

Кинәт ханым минем колагым янында нидер белән кыштырдатып, “Безнең истәлегебез булыр, сезгә кечкенә бүләк” – диде. Улым егылмасын өчен, теземне бераз югарыга күтәреп, кулымны кыштыртаучы капчыкка суздым. Аның эчендә төрле төсле кечкенә каптырмалар иде. Рәхмәтемне  әйткәч, ниһаять аңыштым… чәчәк бәйләмен урнаштырарга матур ишарә, кулым да бушый.Мин аңа чәчәкләрне суздым һәм әйттем “Минем дә сезгзә бүләк бирәсем килә, сәләмәтлек һәм бәхет телим”. Ханым урыныннан кузгалып мине үпте дә… юкка чыкты. Минут эчендә бер кыз белән кабат пәйда булды: “Инга. Ул безнең группада. Бүген аңа уналты яшь тулды. Сез аңа чәчәкләр бүләк иттегез”. Мин дөрес аңласын өчен, күрәсең, ханым ашыкмыйча, ипләп сөйләде. Кыз яңгыратып көлеп җибәрде, яңагын миңа сыендырып, кинәт кенә кочаклап алып үбеп, берничә тапкыр “Данке шон” диде.Мин аның нәзек салкын бармакларын кыстым һәм ул тиз генә китеп барды.

Барысы да тынып калды, кемдер йокыга талды. Ә мине хатирәләр басып алды. Үземнең кечкенә Урал каласында үткән балачагым исемә төште. Сугыштан соң илленче елларда анда әсир немецлар эшли иде. Төзелеш урны биек агач койма белән уратып алынган иде. Кичке сәгать бишләр тирәсенда аларны конвой астында чыгарып, махсус машиналар белән каядыр алып китәләр иде. Гадәттә, эш көне ахырында, без бу койманы сырып алабыз: берәүләр ярыктан күзәтә, икенче батырраклар һәм аз гына чит тел белүчеләр, койма башына үрмәләп, аларга сүз кушарга тырышалар.

Минем абыем (ул миннән сигез яшькә олырак) ул вакытта, бәхеткә каршы, мәктәптә перфектлар һәм плюсквамперфектлар ятлый-ятлый, немец телен өйрәнә иде. Эйе, бәхетсезлеккә каршы, без барыбыз да, үч иткәндәй,  чит ил телен беркайчан да, берничек тә сөйләшә алмаслык дәрәҗәдә өйрәнә идек. Бәлки шуның өчен Гейне, Гете, Шиллер исемнәрен үзем өчен бик соң ачканмындыр. Әлегә абыемның белемнәре белән генә канәгатьләнергә туры килә.

Ул мине аяктан тотып торган арада, мин коймага утырып, үземнең дипломатия сәләтен үстерәм. Чиләк, көрәк, кәрзин, ниндидер таяклар тоткан немеларга бераз карап утырам да, урысча “Әй, җирән”, -дип кычкырам. Җирән сүзе, минемчә, интернациональ. Миңа алар елмаеп борылып карыйлар, көлеп алалар, ә мин сөйләшә башлыйм һәм сәләмлим: “Гутен таг!”.  Берничә тавыш көлә-көлә миңа җавап кайтара. Аннары, бернинди кагыйдәсез, тоташ эйтә башлыйм: “Мутер, фатер, кнабе, кляйн, гросс, тафелҗ, орднунг, хефт, вас ист дас…”

“Кляйн”, — ди астан абый.

Әйттем инде! – дим мин, сүзләрнең шулай бик тиз бетүенә ачуланып.

Алай булса, хәзер тартып төшерәм! – дип куркыта ул.

Ул бер дә илтифатсызлыкны түзми иде. Мин кисәк исемә килеп үземнең миссияне дәвам итәм: күкрәгемә бармагым белән төртеп, үссүзләнеп: “Мин – Роза! Ро-за!”, — дип кабатлыйм. Җанланып китеп, “О!… Роузе” – минем арттан назлы итеп эйтәләр иде алар. Ярый, монсын аңладылар. Хәзер кечкенә иреклек белән саубулашырга була.

Ку-ку! Ауффидерзейн! – дип, кычкырып кул болгап юкка чыгам.

Без күзәту пунктын алыштырабыз, немецларны алып китә торган урын күренгән җиргә барабыз. Менә дулкынландыручы мизгел якынлаша: алар саклык белән як-якка каранып, зур ташлар арасына, куак төпләренә безгә дигән бүләкләрне яшерәләр. Соңгы машина китеп югалуга, без шунда ташланабыз. Бүләкләр төрле җирдә була, юлга җитүгә без таралабыз. Йә Алла, ни генә тапмыйбыз! Нәфис металл тартмачыкларда шоколад, йөзем, хәтта сигаретлар. Тагын авыз гармуннары, бизәкле капчыкларда кулъяулыклары, лимон рәвешендә одеколоннан бушаган пульверизаторлар, чын лимон,сап-сары һәм кытыршы. Без талашмыйбыз, һәрберебезгә берәр нәрсә тияр иде. Кайчакта немецлар үзләренең сәгатьләрен, мундштук, матур шкатулларын һәм без мәгънәсен төшенмәгән башка эйберләр дә калдыралар иде.

Әти-әниләребез безгә карата таләпчән булса да, трофейларны без өйгә алып кайта идек.

Кайда тагын йөрисез? Менә әтиең эштән кайткач, барысын да сөйлим! – дип, мырлап әни каршы ала.

Ул эченә фольга яйсә нечкә папирос кагәзе җәелгән тартмачыкларны ачып, тигез итеп тезелгән шоколад сыннарына, эре, елтырап торган йөземнәргә озак итеп, зарыгып карап тора. Озын нәзек сигаретларны сак кына иснәп карый. Безнең якка кыска караш ташлап, авыр сулап, кискен хәрәкәт белән барысын да чүп чиләгенә бушата. Тартмаларны җентекләп юуып, хуҗалыкка җайлый, яки миңа уенчыклар салырга бирә. Авыз гармуны спирт белән сөртелә һәм берәр балага бирелә. Шуннан соң берничә көн рәттән өйдә нәфис, моңлы авазлар ишетелеп тора. Тора бара ул гармунны өлкәнрәк һәм көчлерәк берәү тартып ала, яки берәр матур савытка алмаштырыла. Ә тартмалар өебездә озак хезмәт иттеләр. Капкачына кашык  тотып калфак кигән пешекче рәсеме калкып чыгып төшерлгәнендә әнием эле дә булса тегү җепләрен саклый.

Шәһәр буеча сүз йөри, безне үтерер өчен, немецлар Германиядан агуланган ризыклар салган посылкалар алалар. Ә сәгатьләр? Авторучкалар? Авыз гармуннары? – бер дэ бүтән түгел, барысына да мина салынган булырга тиеш.

Әлбәттә, немецлар балаларын сагынып, ят кешеләрнең булса да балаларын куандырырга телиләр иде.

Шулай бер көнне минем башымдагы панамам койма артына төшеп китте. Аны кайтарырга ашыкмыйлар иде. Мин борчыла башладым һәм абыема әйттем, ул катгый итеп: “Сора!” – диде. Ничек, кемнән сорыйм? Мин: “Панамамны бирегез!” – дип кычкырдым. Көлү ишетелде, ләкин берәү дә безнең якка юнәлмәде. Шуларада, безгә бик тә ошаган, урта яшьләрдәге җирән немецны күреп алдым. Ул елмаеп миңа карап тора иде. Мин аңа карап, инде еларга җыенып, “Немец, панамамны бир!”, — дип кычкырдым. Ул миңа таба берничә адым ясады, тик шул ук мизгелдә кайдандыр каты җикеренү ишетелде. Немец туктады, аның куллары салынып төште һәм ул кире борылды. Шул арада икенче немец тиз генә йогереп килде дә панамамны “Хоп!” – дигән аваз белән койма аркылы ыргытты. Аңа җаза бирделәрме, яки гафу иттеләрме – миңа билгесез.

Безнең болай итеп йөрүебезне милиция дә, башка беркем дә хупламый иде. Ләкин бу йөрүләр гадәткә әйләнеп баралар иде, билгеле, гадәтләр белән көрәшү – бик кыен хәл.

Очкыч түбәнәя башлады. Мин улымны уятам. Кулда йоклаган бала белән очкочтан чыгуны булдыра алмам. Ә ул минем кофтамны ябынып, җайлабрак ята.

Тәрәзәдән кара, анда сине Ляля һәм Аля көтә, —  дим мин улыма. Хәтта беләм, күбесенчә педагоглар шикелле, минем Ульяновскдагы апам балаларына карата бик тәләпчән һәм кызлар күптән өйдә, йоклый.Тагын бер хәйләгә бардым: “Улым, ә безнең гладиолуслар кайда микән?”, -дип сорадым. Ул торып утырды, күзләрен уды, як-ягына каранды, “Чыннан да, кайда алар?”,- дип сорады. Мин аңладым, ул уянды, аны киендерә башладым, безнең чәчәкләрнең кемдә икәнен сөйләдем. Улым бик канәгәть булып калды.

Менә җиргә дә тидек. Кунакларны алдан чыгару өчен, борпроводница юлдашларга бераз сабыр итеп, урыннарында калырга үтенде. Мин дә алар белән чыгарга булдым. Ишеккә дә якын утырам, алардан калып, ыгы-зыгыга эләгәсе килми иде.

Әйберләремне тотуга, аларны минем кулымнан алып, чыгарга булыштылар. Траптан төшүгә, безне камап алдылар. Йомшак көлешеп, немецлар барысы берьюлы минем белән сөйләшеп киттеләр. Мин улыма иелеп өйрәтә башладым: “Кычкырып “Ауффидерзейн” дип эйт!”, ә алар аны һавага чөеп уйнаттылар. Калган пассажирлар  китүенә карамастан, без һаман хушлашабыз. Ниһаять, аларны оештыручы килеп алды һәм без улым белән каршы алучылар янына киттек.

Апам белән кочаклашкач, ул шунда ук сорады:

Ни булды? Барсы да үтеп беттеләр, ә сез юк та юк. Мин инде борчылып, юлдашлардан сорый башладым.

Без немецларда булдык! – диде горур гына улым.

Әсирлектәме әллә? – дип шаяртты апам.

Июльнең челләсе инде сүрелгән иде. Һава салкынча һәмтыныч, машинада без тагын да үзебезнең арганыбызны сиздек.

Перевод Фаягуль Гибадуллиной

Дорогие читатели, свой рассказ «Ночной рейс» (другое название было «О гладиолусах, о немцах, и о ночном рейсе»), я написала под впечатлением встречи в пути с туристами из ФРГ и воспоминаний детства, которое прошло в небольшом уральском городке – это город Ревда Свердловской области. Моя малая родина…

Рассказ был опубликован в журналах и в некоторых газетах, в том числе, в немецкой газете. Издавалась она в Алма-Ате в те, уже отдаляющиеся годы.

А также, рассказ «Ночной рейс» вошёл в мои сборники прозы.

Сегодня предлагаю знакомство с ним в переводе на татарский язык. Перевела его моя коллега, талантливая и, известная как радиожурналист Фаягуль Гибадуллина, проживающая в настоящее время в Алматы. Благодарю Фаягуль за красивый, насколько могу судить, перевод, и за ту поддержку, которую постоянно чувствовала и чувствую все годы нашей дружбы.

Благодарю за помощь в восстановлении данного материала мою племянницу Лялю, а также, мужа моей сестры Рафаэля.

Надеюсь, рассказ »Ночной рейс» вызовет особый интерес  у тех читателей, для которых татарский язык является родным.

Постепенно избавляясь от пресловутой скромности, которую людская молва под влиянием тех, кому это выгодно, стала величать украшением, напоминаю, что имя автора рассказа «Ночной рейс» (то есть Ахтямовой Р.) можете, уважаемые читатели, найти в первом томе Большой татарской энциклопедии, изданной академией наук Татарстана.

Читайте, делитесь впечатлениями. Пишите комментарии. Мне интересно ваше отношение не только к моей работе, но и к работе переводчика, и к описанным в рассказе событиям. Р.А.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *